Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә 1 апрельдән санитар-экологик икеайлыкка старт бирелде

Март азагында яуган яңгырлар карны шактый эретеп, кыш буе кар астында күренмичә яткан барлык чүп-чарны өскә чыгарды.

Бу күңелсез күренеш тиздән язгы өмәләр башланып китәргә тиешлеген искәртте. Әлмәт җирлегендә бу уңайдан елдагыча эш планы төзелеп расланды. Әлеге план белән җитәкчеләрне дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков үзе таныштырды. Айнур Рәсим улы һәрбер оешма-предприятиегә, уку йортларына махсус участоклар бүлеп бирелүе турында хәбәр итте. Моннан тыш, яшел зоналарны һәм чишмәләрне, гараж ширкәтләре биләмәләрен чүп-чардан арындыру бурычы да куелды.

Идарәче компанияләргә исә йорт ишегалларын, контейнерлар урнаштырылган мәйданчыкларны, йорт фасадларын, кече архитектур формаларны тәртипкә китерү кебек эшләр йөкләтелде. Территориаль иҗтимагый совет хезмәткәрләре һәрвакыттагыча өмәләргә үзләренең баш предприятиеләре белән берлектә чыгып, урамнарны һәм җәмәгать киңлекләрен чистартачаклар. 

Язгы чорда төзелеш мәйданчыклары торышына игътибарны тагын да арттыра төшәчәкләре дә билгеле булды. Әлеге урыннардан шәһәр территориясенә төзелеш калдыклары һәм машина тәгәрмәчләренә сыланган пычрак үтеп керергә тиеш түгел. Хуҗасыз участоклар муниципаль учреждениеләр карамагына тапшырылган. 

Санитар-экологик икеайлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк. 20 апрельдә һәм 18 майда беркетелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча өмәләр узачак. Шушы чорда җыелган чүпне полигонга бушлай кабул итәчәкләр. Экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Марат Юлдашев шул турыда хәбәр итте.

- Әлбәттә, өмәләр вакытында полигонга чүп төяп килгән машиналарның кайсы территорияне җыештырганнан соң алып килгән чүп-чар турындагы документлары кулларында булырга тиеш, - дип тә ачыклык кертте баш эколог. 
Марат Вилсор улы атмосфера һавасының торышы нормаларда саклансын өчен юл тирәләрендәге пычрак һәм тузан даими рәвештә автосуырткычлар белән чистартылып торырга тиешлеген дә искә төшерде. Тукталыш павильоннары, эскәмияләр, коймалар да юылачак. Бу эшләрне елдагыча «Шәһәр автомобиль юллары идарәсе» предприятиесе көндәлек режимда башкарачак. Светофорлар, юл билгеләре, чүп савытлары да тәртипкә китерелә. Параллель рәвештә юллардагы чокыр-чакырларны ямау эшен дә әлеге предприятие хезмәткәрләре башкара. Алар бу эшкә инде март урталарында ук керешкәннәр иде. 

2021 елдан башлап язгы өмәләрдә агач кәүсәләрен, баганаларны агартмый, бордюрларны буямый башладылар. Быел да шулай булачак, дип хәбәр итте экология һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе. Бу үз чиратында буяуларны экономияләргә, бар тырышлыкны җитдирәк мәсьәләләрне чишүгә юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный белгечләр. Бордюрлар, баганалар - аңлашыла, тик акшар агач кәүсәләрен корткычлардан саклый, моннан тыш агартылган агачлар ерактан ук матур булып күренеп торалар, юл куркынычсызлыгы өчен дә кирәк иделәр бит әле. 

Авыл җирлекләре башлыкларына да эш җитәрлек бүлеп бирелде. Аларга бункерларга җыелган чүп-чарны вакытында чыгарып түктерү бурычы куелды.  Законсыз чүп түгү урыннарын үзвакытында ачыклау эшен дә җайга салырга кирәклеге әйтелде. Билгеләнгән территорияләрдә хуҗаларча караш бармы-юкмы икәнлеген экология хезмәтләре вертолеттан күзәтәчәкләр, шуңа күрә дә теге яки бу сәбәп табып акланып торырга урын калмаячак. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе белән берлектә чүп-чар яндыру очракларын ачыклау даими алып барылачак.
Санитар-экологик икеайлык белән беррәттән «Экояз-2024» бәйгесенә дә старт бирелде. Бәйгедә аерым кешеләр дә, балалар бакчалары, мәктәпләр, коммерцияле булмаган оешмалар, мәктәп хәрәкәтләре, массакүләм мәгълүмат чаралары да катнаша ала. «Экояз» экологик марафон форматында сигез атна дәвам итәчәк әле. Бәйге шартлары белән ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайтында танышырга була.  

Санитар-экологик өмәләр үткәрү белән беррәттән, шәһәребез һәм районыбыз территорияләрен яшелләндерү дә уздырылачак. Бу эш Әлмәт урман хуҗалыгы белән берлектә оештырыла. Апрель азакларында, Җиңү бәйрәме алдыннан «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында зур чара узачагы билгеле булды. Май аенда әлмәтлеләргә агач үсентеләрен икенчел чималга алыштыру мөмкинлеге дә тудырылачак.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса