Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстанда көчле буран аркасында кисәтү игълан ителде

Ихтыяҗ туган очракта «112» телефонына шалтыратырга кирәк.

 Татарстан Республикасы территориясендә кар, буран, көчле җил (аның тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк), күз күременең 500 метрга кадәр начараюы, юлларда кар көртләре көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, республикада кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Үз чиратында, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һава шартларының начараюы аркасында юл-транспорт һәлакәтләре артырга, түбәдән кар һәм боз төшәргә, ут чыбыклары өзелергә мөмкин дип искәртә.

Машинагызны куркынычсыз урынга куегыз, үзегез дә начар беркетелгән конструкцияләр янында тормагыз. Түбәдә кар һәм боз җыелган урыннарны әйләнеп үтегез, дип кисәтәләр ведомствода.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса