Әлмәттә «Алнас» стадионы янындагы чишмәне төзекләндерү эшләре төгәлләнә
Архитекторның фикере буенча, чишмә «кояш сәгате»нә әвереләчәк.
Әлмәтнең «Алнас» стадионы янындагы чишмәне төзекләндерү ахырына якынлаша. «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасы кысаларында рәссамнар һәм урбанистлар шәһәр мохитен мәдәни яктан баету белән беррәттән нефтьчеләр инициативасы буенча экспертлар иске чишмәләрне тулы хокуклы иҗтимагый киңлекләргә әйләндерү проектын эшләгәннәр.
Архитектор Мария Гусева башта чишмәдән кояш сәгатьләре ясау максатын куймаган. Илһам эш барышында килә. Мондый прибор буенча төгәл вакытны билгеләү мөмкин түгел.
Бу чишмә урнашкан шарлавыклы буалар шәһәрнең иске өлешеннән яңасына кадәр зур өзлексез җәяүлеләр маршруты. Шәһәр халкының кызыксыну нокталары күбрәк булган саен, архитектор яхшырак дип саный. Аларны кирәкле иҗтимагый киңлекләргә әйләндерү өчен күп көч кирәк түгел.
Марияга скульптор Павел Игнатьев ярдәм итә. Әлмәтлеләр аны программаның иң танылган арт-объектларының берсе – Ленин урамындагы Габдулла Тукай скульптурасы буенча хәтерли.
Проектның иҗади коллективы бу эштә Әлмәт өчен әһәмиятле ресурс – Чупай ташы белән эшләргә итте. Ул чишмә корпусында һәм барлык төзекләндерү элементларында да бар. Шәһәрнең беренче типовой йортлары аннан төзелгән. Иҗат итүчеләр киләчәк иҗтимагый урыннарның бу кечкенә йортларның ишегаллары кебек үк уңайлы булуын телиләр.
Чупай ташы утырма токымнарга карый, ләкин аның үзенчәлеге шунда ки, аның структурасы бертөрле. Миңа аның шәһәрдә кулланылганы ошый. Бу корылмаларны борынгы дип атап булмый, әмма иске корылмалар яңа тормыш ала, – дип аңлатма бирде Павел Игнатьев.
Чишмәне төзекләндерүдә төп ярдәмче – «Татнефть» компаниясе. Нефтьчеләр су ресурслары белән 90 нчы еллар уртасыннан бирле тыгыз шөгыльләнәләр. Бөтен көньяк-көнчыгышта: Әлмәттән Баулыга кадәр масштаблы эшлиләр.
- 1995 елдан компания чишмәләрне яхшырак төзекләндерүгә конкурс үткәрә. Һәм бу вакыт эчендә без 500дән артык чишмә төзедек. Безнең өчен бу территориядә чишмәләрнең күп булуы мөһим, һәм аларның барысы да безнең җитештерү объектлары белән янәшә тора, – дип хәбәр итте «Татнефть» компаниясенең мәгълүмат сәясәте идарәсе цифрлы коммуникацияләр төркеме җитәкчесе Марсель Галимов.
Төзүчеләр һәм рәссамнар эшне ай ахырына тәмамларга уйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа