100 якын әлмәтле шәһәрне җыештыруда катнашты.
Районның экология һәм төзекләндерү департаменты кабат өмә оештырды.
Шәһәрнең 10 учреждениесеннән 100гә якын кеше территорияләрне җыештыруга чыга.
Үткәрү урыны итеп иң җанлы урамнарның берсе - Шевченко урамы сайланган.
Шәһәрнең экология һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Илдар Нәбиуллин өмәдә катнашучыларга рәхмәт белдерде,дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Экологик икеайлык май ахырына кадәр дәвам итәчәк.