Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Бу елның апрель аеннан Әлмәт районында үлән, чүп-чар януның 132 очрагы ачыкланган

Әлмәт муниципаль районы территориясендә эссе, коры һәм җилле һава торышы аркасында коры үлән үсемлекләре һәм чүп-чар яну очраклары арткан.

Көчле җил аркасында хәтта зур булмаган учаклар да кыска вакыт эчендә сүндерү процессын катлауландыра торган мәйданнарга кадәр арта һәм утны торак пунктлар янындагы, урман фонды территориясендә торак корылмаларга күчерү куркынычы тудыра.

Кагыйдә буларак, коры үлән үзеннән үзе янмый, ә якындагы торак пунктларда, бакча ширкәтләрендә чүп-чар җыеп яндыру нәтиҗәсендә корыган үләнгә дә ут каба. Күп очракларда хәтта зур булмаган ут учаклары да зур күләмлегә әйләнеп, авыр нәтиҗәләргә китерергә, торак йортларга һәм гражданнарга, хәтта торак пунктларга җитди куркыныч янарга мөмкин.

2020 елда апрель-май айларында Әлмәт районында чүп-чар, үлән януның 95 очрагы теркәлгән.

Күпчелек янгыннарның сәбәбе-ут белән саксыз эш итү.

Быел апрель башыннан алып  Әлмәт муниципаль районында инде мондый януларның  132 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса