Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстанда «ЭКОяз-2021» акциясе старт ала

Быел акциядә «Иң яхшы ЭКО-ишегалды» номинациясе дә бар.

Татарстанда 1 апрельдән «ЭКОяз-2021» республика акциясе һәм санитар-экологик икеайлык башлана.

«Яз көне кар астындагы пычрак чыга. Барлык территорияләрне дә тәртипкә китерергә кирәк. Санитар-экологик икеайлык һәм „ЭКОяз“ акциясендә барлык кеше катнаша ала. Аның район этабы 1 апрельдән 14 майга кадәр, ә республика этабы 15 майдан 31 майга кадәр узачак», — диде Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

«ЭКОяз-2021» акциясе «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы предприятие», «Иң яхшы муниципаль берәмлек» һәм «Иң яхшы ЭКО-ишегалды» номинацияләрендә үтә.

«Иң яхшы ЭКО-ишегалды» номинациясе — быелгы акциянең яңалыгы. «Балаларыбыз уйнап үскән ишегалларын җыештырырга, тәртипкә китерергә кирәк», — диде Александр Шадриков.

Акция җиңүчеләре тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланачак. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырачаклар. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса