Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Синоптиклар Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары төстәге кар явуның сәбәбен аңлатты

Карның гадәти булмаган төсе Идел буеның кайбер төбәкләрендә күзәтелде.

18 мартта  Татарстанның көньяк-көнчыгышында тузанлы һәм комлы сары кар яуган. Мондый карны җил Казахстан ягыннан куып китергән.

Метеорологлар  гадәти булмаган күренешне  «Түбән Идел һәм Казахстан территориясеннән һава массасы күчүе белән бәйле. Анда тузан өермәләре күзәтелгән», дип аңлата. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил ярдәмендә атмосферага күтәрелгән ком һәм тузан акрынлап кар белән бергә кушыла, шул кар җир өслеген каплап, сары төсмер бирә, дип аңлата белгечләр.

Синоптиклар сары карның  Азнакай метеорология станциясендә теркәлгәнлеген хәбәр итә. Моннан тыш, ул Татарстан белән күрше төбәкләрдә — Самара, Ульяновск, Саратов һәм Оренбург өлкәләрендә дә күзәтелгән. 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса