Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

“Татнефть” балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияли

Компания республиканың көньяк-көнчыгышындагы мәктәпләрендә махсус агачлар үстерү өчен теплицалар челтәре төзи.

ТР районнарында инде “Татнефть” ярдәме белән җиһазландырылган 6 биология кабинеты эшли, бу хакта "Нефть хәбәрләре"ндә язалар.

Мондый лабораторияләрдә укучылар микроклонлаштыру белән шөгыльләнәләр һәм үсентеләр өчен уңайлы мохит булдыралар.

Теплицаларда күбрәк триплоидлы усак үстерелә, чөнки ул тиз үсә,1 елда 2,5 метрга кадәр үсә, корткычларга бирешми, безнең як туфрагында да үсә ала.
Үсентеләр мәктәп теплицалары шартларында 10 көн эчендә 5-7см үсә. 1,5-2 метр озынлыктагы усакны ачык туфракка утыртырга була.

Компания Татарстанның көньяк-көнчыгыштагы мәктәпләре өчен елына 5 млн агач сатып алырга планлаштыра.

“Татнефть” нең генераль директоры Наил Маганов мондый эш яңа буынны табигатькә сакчыл карарга өйрәтеп кенә калмыйча, мәктәпләргә өстәмә финанслау алырга да ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса