Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

«Кызыл китап» буенча «сәяхәт»

22 октябрьдә 1 нче урта мәктәпнең 2, 3 нче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч чара узды.

Аларда А.И. Щеповских исемендәге «Дала» дәүләт комплекслы заказнигы җитәкчесе Фәрит Динмөхәммәтов кунак булды.

Сыйныф җитәкчеләре Рима Гыйматдинова белән Лилия Сафиуллина укучыларны чарага югары дәрәҗәдә әзерләгән.

Катнашучылар һәм кунаклар «Кызыл китап» буенча «сәяхәт кылды», яңа мәгълүмат туплады. Сыйныф бүлмәсенең бизәлеше дә сокландырды - укучыларның рәсемнәре, кул эшләнмәләре искитмәле иде.

Бу көнне «Кызыл китап» һәм мин» конкурсына мәктәп күләмендә нәтиҗәләр дә ясалды. Укучылар һәм аларның укытучылары Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнде.

Гөлия Җамалиева, лаеклы ялдагы укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса