Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт мөхтәсибәте игълан иткән бәйге җиңүчеләре билгеле

Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган Аллаһы Тәгаләнең 99 исемен өйрәнү буенча игълан ителгән бәйге быел үзизоляция шартларында узды.

Бәйгедә катнашуның төп шарты - Аллаһының 99 исемен яттан өйрәнү. Шулай ук матур тәрҗемәне белү дә исәпкә алынды.

Катнашу теләге булган һәркем үз чыгышын онлайн-элемтә  форматында  тәкъдим итә алды.

Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле булган кайбер чикләү чаралары бетерелгәч,  Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге үзәк мәчеттә җиңүчеләрне  бүләкләү чарасы булып узды.

Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов җиңүчеләргә  Аллаһның 99 исемен яттан белүләрен раслаучы сертификат, дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса