Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Үлгән кешеләрнең җаннары кайтып йөри аламы?

Алар хәзер нинди халәттә?

 

– Кешенең кабердәге тормышы, ахирәт хәлләре безнең өчен яшерен гыйлем булып тора, шуңа күрә алар белән бәйле мәгълүматларны без фәкать Коръән һәм хәдисләрдә килгән хәбәрләргә генә таянып әйтә алабыз. Шулардан чыгып сүз йөртсәк, кабергә кергән, рухлар галәменә күчкән җаннар ничек теләсә шулай сәяхәт итеп йөри алмыйлар. Алар шунда калалар һәм анда ике төрле халәттә булалар. Иманлы кешеләр өчен кабер – җәннәт баскычларыннан бер бакча, имансыз кеше өчен җәһәннәм чокырларыннан бер чокырга әйләнә. Анда җаннар кыямәт көненә кадәр йә рәхәттә, йә газапта яши. Иртәле-кичле аларга барасы урыннары күрсәтелә. Бу - Барзахи тормыш дип атала. Ул дөнья белән ахирәт арасында була. Һәрбер кеше шуның аша үтәчәк.

Догадан соң кемдер битне сыпырырга кирәк, ә кемдер кирәкми ди. Кайсысы дөрес икән?

– Дога кылганнан соң битне сыпыру Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте булып тора. Ибне Габбас радыяллаһу ганһе Рәсүлебезнең әлеге сүзләрен тапшырган: «Аллаһыга дога белән мөрәҗәгать иткәндә учларыгызны ачыгыз һәм аларны аска каратмагыз. Дога кылуны тәмамлаганнан соң йөзләрегезне сыпырыгыз». Тугры хәлиф Гомәр радыяллаһу ганһе Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кулларын догага күтәргәннән соң, битен сыпырмыйча төшермәгәнен хәбәр иткән (Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).

Җомга көнне өй җыештырырга, кер юарга ярамый диләр. Бу хактан да шулаймы һәм ни өчен?

– Иң кызыгы – намаз укырга, ураза тотарга кирәклеген белмибез, аның каравы, җомга эшләргә ярамый дип шикләнәбез. Җомганы олылау, бу көнгә игътибар бирү сөендерә анысы. Җомга вакытында, ягъни сәгать 12 дә өйлә намазына дәшеп азан яңгыраганда, әлбәттә, бар эшне ташлап, намаз уку, ирләргә мәчеткә бару тиешле. Вәгазь, намаз белән бергә бу якынча 30 минут вакытны ала. Әнә шул ярты сәгатьтән соң бөтен эшне дәвам итәргә була.

Аш үткәргән саен салатларга майонез салыргамы-юкмы дип баш ватабыз. Әлеге ризык хәләл һәм хәрамгә аерыламы?

– Әйе, аерыла. Шуңа да әлеге ризыкның иң элек составын карагыз. Мисал өчен, мөселманнарга кармин кушылган азык-төлекне ашау тыела. Кармин (Е120) – бөҗәктән ясала, ягъни бөҗәкләрне сытып, шуннан төс алалар. Дин буенча, бөҗәк ашарга ярамый. Мондый катнашмалар, хәләл һәм хәрам нәрсәләр хакында мөфтиятебез махсус китап-белешмәлек тә чыгарды. Теләге булганнар аны табып таныша ала.

Елга-диңгездәге тереклекнең кайсыларын ашарга ярамый?

– Безнең Хәнәфи мәзхәбе буенча балык дип аталган бөтен ризыкны да ашарга ярый. Аннан гайресе рөхсәт ителми. Гайресе дигәнгә кыслалар, төрле краблар, медузалар, мидияләр, бакалар һәм бер үк вакытта суда да, җирдә дә яши алучы хайваннар керә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса