Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Гыйлем алу бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз

Әлмәт муниципаль районы мөхтәсибәте ислам дине белән кызыксынучылар өчен өченче тапкыр интенсив курслар оештырды.

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): «Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың», - дип әйткән. 

Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтү тиешле. Мөселман кешегә гыйлем алу бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз. Белем алмый икән, димәк, Аллаһы Тәгалә каршысындагы бурычын үтәми. 

Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме -  икесен дә тигез күреп, икесен дә мөселман кеше өйрәнергә тиеш. Гомер буе. Дөньяви гыйлем белән дини гыйлем бер-берсенә бәйләнгән, бер-берсен тулыландырып торалар.

Аларны аерып карау һич дөрес түгел. Дин әһелләре дә, дөньяви гыйлем бирүчеләр дә моны аңларга тиеш. Чөнки дөньяви гыйлемнәр дә Аллаһы Тәгалә куйган кануннарны өйрәтә. Физика, химия, биология, математика яки бүтән фәннәр - алар барысы да Аллаһның җир йөзенә урнаштырган кагыйдәләрен өйрәтә. Кеше нихәтле галимрәк булса, гыйлемне нихәтле күбрәк өйрәнсә, тирәнрәк белсә, ул Аллаһы Тәгаләгә шуның хәтле якынрак була. Чөнки ул Аллаһы Тәгаләнең бу дөньяны нинди камил сурәттә яратканлыгын аң-лый. Анда бөтен нәрсә кануннарга буйсына, тәртипсез хәрәкәтләнүче бер генә нәрсә дә юк. Бөтенесенең эчендә бертөрле нигез ята. Бөтенесенең төзелеше охшаш, бер-берсенә бәйләнгән һәм берсе-берсеннән башка була алмый.

Гыйлем сүзе Коръәндә 70 тән артык урында кабатлана. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә болай ди: «Әйт син аларга: «Белгән белән белмәгән бер булырмы?» («Зүмәра» сүрәсе, 9 нчы аять); «Аллаһы Тәгалә сезнең арадан иманлыларның һәм гыйлем ияләренең дә-рәҗәсен арттырыр. Аллаһ бөтен кылган гамәлләрегезне белеп тора» («Мүҗадәлә» сү-рәсе, 11 нче аять).

Узган якшәмбе көнне, Шәгъбан аеның 15 нче көнендә (25 февраль) Әлмәттә ислам белән кызыксынучылар өчен «Бер көнлек мәктәп» интенсив курсларының өченче агымы чыгарылды. 

Дүрт атна дәвамында якшәмбе көннәрендә теләгән яше-карты исламның иман  баганаларын, намаз уку тәртипләрен, башка  исламга кагылышлы гыйлемнәр өйрәнделәр. Курсларны тәмамлаучыларга                                   таныклыклар, истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм чәй эчү оештырылды. Шулай ук спонсорларны һәм активистларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. 

Һәм, әлбәттә, әлеге проектны оештыручыларга һәм партнерларга - «Ансар» Хәйрия фондына һәм «Ahavat Almet» мөселман хатын-кызлар җәмгыятенә аерым рәхмәт белдерәбез. 

Аллаһы Тәгалә барлык катнашучыларның хезмәтләрен һәм тырышлыкларын кабул итсен һәм әҗер-савапларын бирсен.

Рузил хәзрәт Ихсанов


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса