Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә яңа мәчет ачылды

Хәзерге вакытта Әлмәттә 43 мәчет эшли.

Әлмәттә Тукай проспектында  яңа мәчет ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка рәсми затлар, дин әһелләре, җирле мөселманнар катнашты. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Үзенең чыгышында Камил хәзрәт мәчет төзелешен оештыручыларга һәм спонсорларга рәхмәт белдерде, шулай ук булачак Рәджаб ае турында сөйләде. Ул мәчет районның рухи тормышы үзәгенә әверелер һәм исламның чын кыйммәтләрен таратырга ярдәм итәр дип өметләнүен белдерде.

Моннан тыш, Әлмәткә эш сәфәре барышында мөфтиләр Камил хәзрәт һәм Илфар хәзрәт шәһәрнең Җәмигъ мәчетен реконструкцияләү барышын карадылар.

Хәзерге вакытта Әлмәт районында 43 мәчет эшли.

Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса