Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

2023 елда Россиядән хаҗга баручылар саны билгеле булды

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге изге урыннарга хаҗга бару быел 8 июньнән 20 июльгә кадәр дәвам итте.

Быел Россиядән Согуд Гарәбстанына хаҗга 25 меңгә якын кеше барган. Бу саннар белән Россия Президентының халыкара эшләр буенча ярдәмчесе Юрий Ушаков уртаклашты. РИА Новости шул хакта яза.

«Согуд Гарәбстаны белән гуманитар элемтәләр аңлаешлы сәбәпләр буенча бик мөһим характер йөртә, чөнки без Россия мөселманнарының изге урыннарга хаҗ кылуларын оештыру мәсьәләләре буенча актив хезмәттәшлек итәбез», - диде ул.

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге изге урыннарга хаҗга бару быел 8 июньнән 20 июльгә кадәр дәвам итте. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстаннан анда 1,8 мең кеше барырга тиеш иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса