Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Сорагыз - җавап бирәбез

Газета укучыларыбызның сорауларына Әлмәт муни-ципаль районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җавап бирә.

Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп, диләр халыкта. Белергә, нәрсәнедер аңларга, төшенергә теләгән кешенең һәрвакыт соравы булып тора. Кемдер мәдрәсәдә гыйлем ала, икенчеләре интернет челтәре аша өйрәнә. Шулай да аерым мәсьәләләрдә сораулар тумый калмый.

Газета укучыларыбызның сорауларына Әлмәт муни-ципаль районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җавап бирә.

- Намазны күзне йомып укырга ярыймы?

- Әйе, кайберәүләр намаз укыганда игътибарны читкә җибәрмәс өчен дип күзләрен йомып укыйлар. Намаз укы-ганда күзне йому мәкруһ, ягъни алай эшләмәсәң яхшырак. Шәригатебездә бу әйбер хуп-ланмый. Намаз бит ул Аллаһы Тәгалә белән бергә-бер калып сөйләшү, аралашу. Уйлап карагыз әле, кайсыгызның үз җитәкчесе белән күзен йомып сөйләшкәне бар? Андый хәлне күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Без аңа хөрмәт белән, дәрәҗәсен белеп, зурлап ара-лашабыз. Шуңа да намазны, уйларыңны бер ноктага туплап, Аллаһка түбәнчелек белән, күзләрне йоммыйча укырга кирәк.

- Ни өчен пәйгамбәребезнең (Мөхәммәт с.г.в.) исемен ишеткәч сәлам бирергә кирәк?

- Изге Коръәндә әйтелә: «Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә вә аның фәрештәләре пәй-гамбәребезгә салават әйтәләр», ди. Һәм дәвам итеп әйтә, «Әй, сез, иман китергән кемсәләр, пәйгамбәребезгә салават әйтегез», ди. Шуңа күрә бу - Аллаһы Тәгаләнең әмере. Ул намаз укырга, ураза тотарга кушкан кебек, иман китергән бәндәләргә пәйгамбәребезгә салават әйтүне дә кушты. Аллаһы Тәгалә куша икән, без «ник?», «нигә?» дип сорарга тиеш түгел. Без пәй-гамбәребезнең исемен - Мөхәммәтне ишеткәч аңа «сәлаллаһу галәйһи вәссәлам» дип әйтсәк, пәйгамбәребез безгә җавап кайтара. Минем исемемә салават әйтелсә, мин аңа җавап кайтарам, диде. Чөнки, Коръәндә әйтелгәнчә, пәйгамбәрләр вафат булмыйлар. Кыямәт көнендә ул үзенең исеменә салават әйтүчеләргә шәфәгать кылачак. Пәйгамбәребезгә салават әйтүнең савабы бик зур. «Минем исемне ишеткәч салават әйтмәгән кеше - иң саран кеше», дип җавап бирә пәйгамбәребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса