Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Рамазан аеның фазыйләтләре

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи үә сәлләм әйтте: «Әгәр дә Рамазан ае килсә, бу айда җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, һәм шайтаннар богауга алына».

Мөслим риваятендә «...рәхмәт ишекләре ачыла» диелә.

Бу хәдисләр Рамазан аеның нинди фазыйләткә ия булуына дәлил булып тора. Башка айларга караганда бу айда шундый зур форсат бирелә: җәннәт ишекләре ачык, без күбрәк изгелекләр кылып, үзебезнең нәфесебезне тәрбияләп, шушыңа омтылырга бурычлы; бу айда безгә шайтаннар вәсвәсә кылмый, бары тик үзебезнең нәфесебез белән генә калабыз.

Бер ел дәвамында безнең нәфесебез бозыла башлый, начарлыклар белән күмелә, һәм Аллаһ Тәгалә нәфесебезне тәрбияләү, икенче рамазанга хәтле сак-лау, күбрәк изгелек кылу, вакытны тәртипкә салып, билгеле вакытта Коръән уку, Аллаһны зикер итү, төнге намазларны уку өчен безгә бер ай вакыт бирә. Тәртипкә салу - ул бары тик хәерле сүзләр генә сөйләү, хәерле гамәлләр генә кылу һәм җәһәннәм гамәлләреннән ерак булу, бозыклыкларны калдыру, Аллаһы Тәгаләдән шушы бозык гамәлләребез өчен истигъфар-тәүбә сорау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса