Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә мөселманнар арасында мини-футбол буенча ачык турнир узды

Турнирның җиңүчесе булып Әлмәтнең беренче командасы танылды.

23 июльдә Әлмәттә «Алнас» стадионының футбол кырында мөселманнар арасында мини-футбол буенча Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына ачык республика турниры узды.

Ярышларда Зәй, Түбән Кама, Арча, Байлар Сабасы, Кама Аланы, Баулы һәм Әлмәттән (ике команда) командалар катнашты.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин турнирның максаты-мөселманнарны спортка тарту һәм футболны популярлаштыру гына түгел, ә иң мөһиме-республиканың мөселман яшьләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм аларны берләштерү, дип билгеләп үтте.

"Ислам спортка зур игътибар бирә. Мөхәммәд пәйгамбәр вакытында сәхәбәләр үзара төрле ярышларда көч сынашкан. Шуңа күрә Әлмәт мөхтәсибәте мондый спорт ярышларын үткәрүне дәвам итәчәк. Катнашучыларга уңышлы, гадел уен телим", – диде Исмаил хәзрәт Сингатуллин.

Шулай ук ул турнирны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән өчен Әлмәт районы җитәкчелегенә һәм спонсорларга рәхмәт белдерде.

Нәтиҗәдә, турнирда Әлмәтнең беренче командасы җиңде, икенче урынны – Түбән Кама командасы, өченче урынны Байлар Сабасы командасы һәм дүртенче урынны Әлмәт командасы яулады. Җиңүчеләр һәм призерларны быел медальләр, дипломнар, акчалата призлар һәм кубоклар белән билгеләп үттеләр. Шулай ук Әлмәт мөхтәсибәтенең рәхмәт хаты белән шәһәр стадионы җитәкчелеге дә бүләкләнде.

Чара тәмамланганнан соң, ярышларда катнашучылар күмәк өйлә намазын укыдылар һәм Урсалы мәчетендә чәй өстәле артында аралашуларын дәвам иттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса