Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә яшәүче Коръән укучылар бәйгесендә җиңде

19 мартта Азнакайда ир-егетләр өчен бишенче тапкыр республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде.

Идел буе Болгар дәүлә-тендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйгене Нәзарәт, көньяк-көнчыгыш казыяте, Азнакай мөхтәсибәте, Азнакай районы хакимияте һәм Шакировлар гаиләсе оештырды. Анда катнашу өчен 6 дан 40 яшькәчә 52 конкурсант килә. Иң күп катнашучы - 20 кеше «Коръәнне тулысынча яттан белү» номинациясендә көч сынашу өчен килгән, 18 кеше «Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү», 14 кеше «Коръәннең соңгы җиде җүзен яттан белү» буенча ярышты.

Искәртеп үтик, бер җүз - 20 бит. Бәйгенең төп максатларыннан берсе булып Татарстанда яшәүче иң яхшы Коръән-хафизны ачыклау тора.

Коръән-хафизлар арасында җиңүче булып Абделмөхәймин Мирзоев таныла. Ул тумышы белән Таҗикстаннан. Әлмәткә 2018 елны рамазан аенда килә. Ул вакытта аны тәравих уздырырга Самарадан чакыралар. - Бәйгедә катнашуымны хатыныма да, әти-әниемә дә әйтмәдем. Инде җиңүчеләрне әйтә башлагач кына ватсаптан язып җибәрдем. Аллаһка тәвәккәл кылып, җиңәсемә ниндидер ышаныч та бар иде. Тик көндәшләр дә көчле иде. Мин Аллаһка мең шөкер, - ди, шатлыгы белән уртаклашып, Абделмөхәймин.

 

Бәйге халкыбызга, динебез үсешенә, яшьләрне әдәп-әхлакка, дини гадәтләргә өндәвенә ышанабыз. Коръән укыган саен йө-рәк чистара, тәкъвалык арта. Шушы укылган Коръән Аллаһы Тәгаләгә якынаерга, канкоешларны туктатырга ярдәм итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса