Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәтнең үзәк мәчетен җыештырдылар

Мәхәллә кешеләренә иң кыен булган урыннарны җыештыру өчен 18 метрлы баскыч корырга туры килгән.

4 көн эчендә 20гә якын кеше зур эш башкарган. Соңгы 10 ел эчендә мондый биеклеккә беркем дә күтәрелергә җөрьәт итмәгән. Мәчет имамы тузан җыелып, кешеләр өстенә дә төшкәнен әйтте.

Җыештыру эшен «Бирлик» әзербайҗан диаспорасы үз өстенә алган. Оешма рәисе Фикрәт Бакиров 1996 елдан бирле мәчеткә йөри. Әлеге проблема 2 ел элек аны да борчый башлый. Намаз вакытында кешеләрнең киеменә дә өстән тузан төшү очраклары булган.

Хәзер гөмбәзне дә юарга уйлаганнар. Тик бу тагын да авыррак булачак, чөнки гыйбадәт залына кран алып кереп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса