Ветераннарга медальләр тапшыралар.
Әлмәттә ветераннарга медальләр тапшыру дәвам итә.
Медальләр тапшыру җылы котлау сүзләре, сәламәтлек һәм озын гомер теләүләр белән үрелеп бара. Һәр ветеран-ул тере тарих, ул дәһшәтле еллар, газаплар һәм җиңүләр, чын патриотизм турында хәтер йөртүче. Азатлык өчен көрәшүчеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмаячак!
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте