Редакциябездә махсус хәрби операция ветераны Алексей Александрович Нестеров кунакта булып китте
Махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбыз һәм аларның гаиләләре – даими игътибар үзәгендә
«Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәкле документлар тутырырга, гамәлдәге ярдәм чараларын алырга, сәламәтлекләрен яхшыртырга, реабилитация узарга, эшкә урнашырга һәм тыныч тормышка кайтырга булышалар.
Шушы көннәрдә редакциябездә махсус хәрби операция ветераны Алексей Александрович Нестеров кунакта булып китте. Әңгәмә барышында без аның бүгенге тормышы белән кызыксындык, яу кырында узган хәрби хезмәте турында сөйләштек.
Әлмәт егете 2022 елда мобилизацияләнгәннән соң Херсон өлкәсендә илебез иминлеген саклаган. Алгы сызыкта булганда каты яраланып, бер аягын югалткан. Башта Херсон өлкәсендәге госпитальдә, Севастопольдә, соңыннан Санкт-Петербургта дәваланган, реабилитация узган. Биредә аңа заманча протезлар алуда булышлык күрсәткәннәр. Әлмәткә кайткач, «Ватанны саклаучылар» фонды координаторы Екатерина Кузнецова Алексейга инде спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре бирүче протезлар алу өчен тиешле документлар тудыруда булышлык күрсәткән.
– Социаль координаторым Екатерина Олеговна миңа документлар тутыруда бик булышты, әгәр дә инде спорт белән шөгыльләнә дә алсам, бу минем өчен зур куаныч булыр иде. Алга таба үзебезнең «Ветеран» реабилитация үзәгендә тернәкләнү узарга әзерләнәм. Биредә аркамны дәвалар өчен бар мөмкинлекләр дә бар, әллә кая ерак барырга да кирәкми, – ди Алексей Нестеров.
Батыр сугышчы үзенең оптимистлыгы, кешеләргә булган уңай мөнәсәбәте белән аерылып тора. Алексей Әлмәтнең 16 нчы мәктәбен тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт иткән, Камчаткада чик сакчысы булган. Аннан соң 12 елдан артык Әлмәт электр челтәрләрендә электрик булып эшләгән. Казан энергетика университетын тәмамлаганнан соң шушы ук предприятиедә аны инженер итеп куялар. 2022 елда Алексей Нестеров «Ремтехсервис» җәмгыятенә эшкә урнаша. МХО зонасына да шушыннан китә. Бүгенге көндә дә ул биредә хезмәт куюын дәвам итә.
– Эш урыным сакланды. Ул минем кайтканны көтеп торды дип тә әйтергә була (көлә). МХОда булган чорны дулкынлану белән искә алам. Хезмәттәшләрем белән элемтәдә торам. Алгы сызыкта булганнан соң тыныч тормышка яраклашу авыр булмады кебек. Һәрбер нәрсәгә дә уңай карашта булырга кирәк. Иң беренче чиратта хәрби тормыш белән тыныч тормышның икесен ике төрле аерым чор дип кабул итәргә, һәрберсендә адаптацияләнергә өйрәнергә кирәк. Мин гомумән характерым белән шундыйдыр инде бәлки, кул кушырып, тик кенә утыра алмыйм. Миңа туктаусыз хәрәкәтләнергә, эштә булырга кирәк. Әлбәттә, МХОда булган чор ул үзенә күрә бер тормыш сынавы. Мин бит башыннан азагына кадәр Херсон өлкәсендә мотоукчылар полкында хезмәт иттем. 2023 елның гыйнварыннан рота командиры боерыгы белән рота старшинасы вазифаларын башкардым. Званиены рәсми рәвештә бирмәсәләр дә, куелган бурычларны төгәл үтәдем. Ротаны азык-төлек, су, кием-салым белән тәэмин итү дә минем өстә булды. Егетләрне яу кырыннан алып чыкканда якында снаряд төшкәнен абайладым. Аягым өзелгәнен һәм аркам яраланганын тойдым. Үземне кулга алырга тырыштым, тиз генә аягыма жгут салдым, ярамны бәйләдем. Аннан соң мине алып чыктылар инде. Алты сәгатьтән соң госпитальгә алып киттеләр. Башта Херсон өлкәсендә, аннан соң Севастополь госпиталендә дәваландым, соңыннан инде Санкт-Петербургка озаттылар. Ул көнне мин өйгә кыска вакытлы ялга кайтырга тиеш идем. Аяксыз калганымны тормыш иптәшемә дә хәбәр иттем. Тормыш дәвам итә, язмышым шул булган, димәк. Анда булган – шунда калды, ә монда – гражданка. Бүген принцип шундый. Тормыш иптәшем белән Урсалыда үз йортыбыз белән яшибез, балабыз бар. Йортта да эшләр җитәрлек, – ди МХО ветераны.
Якташыбыз «Кыюлык өчен» һәм «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән дә бүләкләнгән. Алексей Александрович Нестеров кебек каһарманнар – Әлмәт горурлыгы. Алгы сафта илебез иминлеген саклауда катнашкан геройларның исемнәре район тарихында кадерләп сакланыр.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia