Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәттә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына 100 яшь тулды

Хөрмәтле юбилярны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов котлады.

15 май көнне  Бөек Ватан сугышы ветераны, орден иясе, СССР дәүләт куркынычсызлыгы комитетының  мактаулы хезмәткәре, отставкадагы полковник Мөхәммәт Миңнегул улы Мөхәммәтшин үзенең йөз еллыгын бәйрәм итте. 

- Сезнең күкрәктәге күп санлы медальләр һәм орденнар – сезнең казанышларыгызның горур  дәлиле. Тыныч күк өчен көрәшеп, озак еллар иминлек органнарында хезмәт иткәнсез. Район һәм шәһәр халкы сезне белә, ярата һәм бик хөрмәт итә. Сез һәрвакыт әлмәтлеләрнең берничә буыны өчен остаз булып каласыз. Без сезне 100 яшьлек юбилеегыз сезнең белән бергә билгеләп үтә алуыбыз белән горурланабыз, - диде Тимур Дмитриевич, ветеранга мөрәҗәгать итеп.

Район башлыгы РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын тапшырды.

Котлауларга шулай ук районның ветераннар советы рәисе Василий Самойлов һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт районындагы социаль яклау идарәсе башлыгы Кадрия Гыйматдинова да кушылды.

Мөхәммәт Мөхәммәтшинның язмышы һәм тормыш юлы - ныклык, батырлыкның ачык мисалы.

Ветеран Азнакай районының Карамалы авылында туган. 7 сыйныфны тәмамлагач, Бөгелмә педагогика училищесына укырга керә һәм бер үк вакытта башлангыч сыйныф укытучыларының бер еллык курсларында укый башлый. Укудан соң 4 сыйныф укытучысы булып эшли башлый һәм комсомол оешмасы секретаре итеп билгеләнә. 1940 елда Мөхәммәтне армиягә алалар. 1947 елга кадәр Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итә.

Мөхәммәт Мөхәммәтшин Байкал арты фронтының 36 армиясенең 1302 нче укчы дивизиясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Япония белән хәрби хәрәкәтләрдә, Япониянең Квантун армиясенең Хайлар ныгытмасын алуда катнаша. Демобилизациядән соң 34 ел куркынычсызлык органнарында хезмәт итә. Пенсиягә полковник дәрәҗәсендә чыга. СССР дәүләт куркынычсызлык комитетының мактаулы хезмәткәре.

Мөхәммәт Мөхәммәтшин II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «Сугышчан казанышлары өчен» медале, «Германияне җиңгән өчен» медале, «Японияне җиңгән өчен» медале, «Мактауга лаеклы хезмәт өчен» билгесе, «Дәүләт иминлегенең Мактаулы хезмәткәре» билгесе, «Хезмәт батырлыгы өчен»медале белән бүләкләнгән.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса