Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәттә осталар һәм һөнәрчеләр ярминкәсе уза

Анда кулдан эшләнгән әйберләр тәкъдим ителгән. Шәһәрлеләр үзешчән бизәнү әйберләре, панно, тиредән эшләнгән әйберләр, шәм, өйдә ясап пешерелгән тәм-том, картиналар һ.б. сатып алырга мөмкин.

Ярминкә Ленин урамындагы 33 йорт тирәсендә башлана.   Ул 15:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бер генә бәйрәм дә күңел ачу һәм уеннардан башка узмый. Җиңү көне искәрмә түгел. Бай эчтәлекле, юмарт программа шәһәр халкын һәм кунакларын, нинди яшьтә булуына карамастан, сөендерә.

Шәһәрнең үзәк урамында сабын куыклары тамашасы, биюләр, аниматорлардан интерактив уеннар һәм мастер-класслар оештырыла.
 

Балалар бик теләп алып баручыларның ритм хәрәкәтләрен кабатлыйлар, сабын шарлары белән уйныйлар. Һәркем тылсым дөньясына бер мизгелгә булса да кереп калу өчен менә дигән мөмкинлек ала. Балаларның бәхетле йөзләрен карап: «Сугышның беркайчан да кара канаты җиргә кагылмасын!» дигән уй туа. 

Балалар һәм өлкәннәр игътибарын «Бәхетле балачак» интерактив шәһәрчеге дә үзенә җәлеп итте. Биредә георгий тасмасыннан брошь, фетрдан брелок, курчак, значок, самолет һ. б. ясарга була.

Оештыручылар шәһәр халкын һәм кунакларын вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә чакыра. Биредә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль табачак. Активлык нокталары 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса