Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәттәге фронт бригадасы сугыш ветераны Роман Бугровны котлады

1942 елда Роман Михайлович фронтка китә. Дүрт тапкыр яраланган.

1943 елда Курск дугасында ул беренче яралана. Бер-ике ай узгач, уң кул чугы яраланды. Тагын ярты елдан соң Роман Михайлович өченче яралана. 1944 елның сентябрендә-дүртенче тапкыр, иң авыры һәм соңгысы булып чыга.

Шуннан соң сугышчыны демобилизациялиләр һәм Ленинградка озаталар. Ул башка халык белән бергә җимерелгән шәһәрне торгызуда катнаша.


Ә 1947 елда ул туган авылы Андреевка авылына кайта, колхозда эшли. 6 елдан соң Куйбышев, 1965 елда - Бөгелмәгә күчеп килә, анда кладовщик була. Соңрак аны Әлмәткә күчерәләр. Нефть башкаласында аның тормышы шулай башланды да.

Бүген, Җиңүнең 76 еллыгына хөрмәтеннән ветеранның өенә фронт бригадасы барды. Бригада әгъзалары Роман Михайлович өчен сугыш һәм Җиңү турында җырлар башкардылар.

Сугыш ветеранын котларга шулай ук Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та килде. Ул ветеранга бүләкләр тапшырды, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса