Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

ИК-8 хезмәткәрләре һәлак булган фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алдылар

Алар төзәтү колониясендә хезмәт иткән 36 ветеран исеме язылган обелискка чәчәкләр салдылар.

Мемориаль тактаны 2015 елда Җиңүнең 70 еллыгына куелган иде.


Чара марш һәм бер минут тынлык белән башланып китте. Шуннан соң өч тапкыр ату залплары яңгырады. Чәчәкләр һәм веноклар салуга гамәлдәге хезмәткәрләр генә түгел, кадетлар да кушылды.

Чарада Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова да катнашты.
- Җиңү көне-ул бәйрәм, аны онытырга ярамый. Без районыбыздан фронтка киткән, Җиңүне якынайткан солдатларны истә тотарга тиешбез. Алар ярдәмендә без бүген үз җиребездә яшибез, эшлибез. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт!- диде Роза Егоровна.


Хәрби хезмәткәрләрне искә алу учреждениенең ел саен үткәрелә торган традициясе. Ул колониянең ветераннар Советы тарафыннан җитәкчелек ярдәме белән үткәрелә.


- Без 200 хезмәт ветераны  һәрберебез турында да хәтерлибез. Һәр бәйрәмне, шул исәптән дини бәйрәмнәрне дә оештырырга тырышабыз. Җиңү көне-үзенчәлекле дата. Кызганычка каршы, бездә сугышта катнашучылар юк инде. Әмма сугыш чоры балалары һәм ике тыл хезмәтчәннәре калды. Бу вакыйганың 76 еллыгына без аларга 2000 һәм 4000 сум ярдәм бүлеп бирдек,- дип хәбәр итте 8 нче төзәтү колониясенең ветераннар Советы рәисе Әмен Хәсәнов.


Чараның хөрмәтле кунаклары-хезмәт ветераннары. Алар шулай ук чәчәкләр салуда катнаштылар, ә соңыннан аларны чәй өстәле артына чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса