Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәттә йөзьяшәр Бөек Ватан сугышы ветеранын бәйрәм белән котладылар

Быел мартта ветеран үзенең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итте.

Людмила Даниловна Березова тумышы белән Байкал аръягыннан, Чита өлкәсеннән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң геологик разведка идарәсендә эшли башлый. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, күпләр кебек үк, фронтка китә. Анда хәрби аэродромда радист булып 4 ел 2 ай һәм 17 көн хезмәт итә. Шунда ук булачак ире белән таныша, ул штурман була.

 

Яшь гаиләгә еш кына күченеп йөрергә туры килә. Гаилә башлыгы демобилизацияләнгәннән соң, алар ике бала  белән бергә Әлмәткә күчеп килә. Людмила Даниловна биредә «Елховнефть»та эшли башлый. Шушы оешмада эшләп, пенсиягә чыга.

 

Людмила Даниловнаның гаиләсе зур: ике баласы, 3 оныгы һәм 4 оныкчыгы һәм бер оныгының оныгы да  бар. Якыннары аның озак яшәвенең сере дип бетмәс-төкәнмәс оптимизмны саный. Хәзер дә ул шактый актив яшәү рәвеше алып бара. Ишегалдында йөрергә, күгәрченнәр ашатырга ярата.

 

Людмила Даниловнаны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап, аңа бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса