Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтлиләр

«Мирас» спорт-сәламәтләндерү үзәге хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Дарья Швец янында кунакта булдылар.

Дарья Никифоровна Кызыл Армия сафларына 18 яшендә чакырыла. Ефрейтор исемендә аңа 51\12 нче кыр күчмә хирургия корпусы составында эшләргә туры килә.


Хәрби-кыр шартларында ул СССР халыкларының һәм башка дәүләтләрнең географиясен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен ирексездән өйрәнгән,  алар госпитале Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия, Австрия территориясендә хәрәкәт иткән. Фашист гаскәрләренең капитуляциясе турындагы хәбәрне ул Теклар шәһәрендә, Вена янында ишетә.


 Әлмәткә ул ире белән күченә. Биредә ул «Әлмәтбурнефть»трестында хисапчы булып эшли.

Дарья Швец үзенең батырлыгы өчен «Сугышчан казанышлары өчен», «Сталинградны саклаган өчен» медальләре, Жуков һәм Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса