Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Табыш кертә белүчеләр - отышта

Авылда гаилә бизнесы - ул шәхси ярдәмче хуҗалык тоту. Әлмәт районында андыйлар күп булмаса да, бар.

Берәүләре терлекчелек, кошчылыкны үз иткән, икенчеләр яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, кайберәүләр һөнәрчелек белән табыш кертә.

Әлмәт районында, Түбән Мактаманы исәпкә алмыйча, 40 меңнән артык кеше яши. Яңа Кәшер, Сөләй, Бишмунча, Борискино, Яңа Нәдер, Кичү башка авыллар арасында мөгезле эре терлек асраучылар исемлеген җитәклиләр. Биредәге халык дәүләт ярдәмен дә тоя – Татарстанда мини-фермалар төзелеше, савым сыерлар сатып алу һәм тотуга махсус программа буенча акчалата ярдәм күрсәтелә. Болар хакында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин онлайн эшлекле киңәшмә барышында җиткерде.

Мини-ферма төзелеше программасына килгәндә, 8 баш сыерга исәпләнгән ферма өчен дәүләт 400 мең акчаны кире кайтара, 5 баш мал асрау өчен – 200 мең сумны. Үз чиратында район да муниципаль программа аша акча бүлә.

2017-2019 елларда кече хуҗалык формаларына ярдәм күрсәтү программасы кысаларында районда 4 баш савым сыер асраучы хуҗалыкка бер савым аппаратына 20 мең сум исәбеннән акча бүленгән. 3 ел эчендә 57 савым җиһазына субсидия бирелгән. Мини-ферма төзелеше барышында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым сыерлар өчен азык сатып алуга юнәлдерелгән республика программасында катнашучы 17 кешегә 100 мең исәбеннән субсидия бүленгән. Быел Югары Акташ, Кама-Исмәгыйль, Илтән-Бутадан 3 шәхси ярдәмче хуҗалык программада катнашырга ниятли.

«Татнефть» компаниясе ярдәме белән районда азыкны үзәкләштереп әзерләү дә оештырылган. 2 чапкыч, печәнне пресслау өчен 10 җайланма сатып алынган. Аларны биргәндә мини-ферма төзелеше программасында катнашучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга өстенлек күрсәтелә. Бүгенге көндә хуҗалыклар тарафыннан 4700 төргәк печән (планның 50 % ы) әзерләнгән.

Терлекчелектән тыш, районда умартачылык (4,5 меңнән артык бал гаиләсе исәпләнә), кошчылык (1 гыйнварга - 32 меңнән артык кош) белән шөгыльләнүче ЛПХлар да бар. Сиренькино, Мәмәт, Миңлебай исә һөнәрчелек үсеш алган авыллар булып торалар.

2017 елдан районда «Авыл» кооперативы эшчәнлек җәелдерә. Аның Рус Акташы һәм Ямаш янында «Яшелчә үзәнлеге» проектын гамәлгә ашыруы мәгълүм. Авыл хезмәтчәннәрен яшелчәчелеккә җәлеп итү максатында алар урнаштырган 400 кв. м мәйданлы теплица биләмәләрендә киңәшмәләр дә узган. Киләчәктә дә районда авыл хезмәтчәннәренә уңайлы һәм отышлы шартлар тудыру дәвам итәчәк.

Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса