Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көзге бөртекле культуралар ни хәлдә?

Кар булмау аларның уңышына тискәре йогынты ясамасмы?

Татарстанда 412 мең гектар (84 процент) мәйданны биләгән көзге культуралар - яхшы һәм канәгатьләндерерлек хәлдә, 73 мең гектары (16 процент) сирәк тишелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Карның булмавы тискәре йогынты ясамый. Көзге бөртекле культуралар, нинди культура булуга карап, тармаклану өлешендә температураның кыска вакытка -8..-21 градуска кадәр түбәнәюенә түзә», - дип белдерделәр министрлыкта.

Әмма көзге культуралар планлаштырылган мәйданнарның 96 процентында гына чәчелгән. Көзге корылык аркасында мәйданнарның бер өлеше чәчелмәгән. Моннан тыш, бу уҗым культураларының сирәк тишелүенә дә китергән, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

«Октябрьдәге явым-төшемнәр һәм җылы һава торышы көзге культураларның торышына уңай йогынты ясады. Республиканың агрохимия хезмәтләре мәгълүматлары буенча, тармаклану өлешендә шикәр күләме 28-35 процент тәшкил итә, әлеге чор өчен оптималь күрсәткеч – 19-24 процент», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Татарстанда көзге культуралар барлыгы 485,7 мең гектар мәйданда чәчелгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса