Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Безне авыл яшәтә

Сентябрь аенда да басуларда трактор гөрелтесе тынмый әле - хуҗалыклар карабодай һәм кукуруз җыю белән мәшгуль.

 Карабодай культурасы быел район басуларының 2044 гектарын били. Шуның ике йөздән артык гектары урылып, 232 тоннасы суктырылган.

Уңыш күрсәткече - гектарыннан 8 центнердан бераз артыграк. Кукуруз исә 3368 гектар тәшкил итә. Урып-җыю эшләре белән беррәттән малларга азык әзерләү бара. Шулай да бу юнәлештә бераз акрынлык сизелә. Бүген район буенча 4686 тонна сенаж әзерләнгән булса, план буенча күрсәткеч 18526 тонна тәшкил итә. Печән дә 2784 тонна күләмендә генә җыеп алынган, план - 6054 тонна. Силос әзерләү буенча эшләр бары тик 32 процентлап кына башкарылган. Сенаж салу күрсәткече гомумән түбән - бары тик 23 процент. Туфрак эшкәртү буенча эшләр дә 35 процент кына тәшкил итә. Вакыт ашыктыра, матур көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып калу зарур.

Көзнең беренче ае чын мәгънәсендә алтын ай инде ул. Аның алтынлыгы, кадере һәм күркәмлеге барыннан да бигрәк көзге муллык белән билгеләнә. Авыл хуҗалыгы идарәсе бир-гән мәгълүматларга караганда, быел икмәк уңышы шаккатырлык булмаса да, бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә утыртучылар зарлана алмый. «Яшелчәләр җитәрлек, артыгын базарга алып чыгып, шәһәр халкын да куандырырга уйлыйбыз әле», - ди авыл хезмәтчәннәре.

Тиздән, ә төгәлрәге 30 сентябрьдән Әлмәттә көзге ярминкәләр дә башланып китәчәк. Шәһәр халкы өчен бу ярминкәләр кышкылыкка азык-төлек запасы туплау өчен бик кирәк.

Үзебезнең җирлектә җитештерелгән экологик чиста бәрәңге, сөт продуктлары, ит, балык, бал һәм башка продукцияне арзанрак бәядән алу мөмкинлеген бер кешенең дә кулыннан ычкындырасы килмәс дип уйлыйбыз.

- Ярминкәләр һәр атнаның шимбә көнен-дә Әминов урамы ягындагы базарда оештырыла һәм елдагыча декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, - дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев.
 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса