Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә кыр алдынгыларын бүләкләделәр

Әлмәттә урып-җыю кампаниясе 60% ка төгәлләнгән.

 Әмма явым-төшем булмау сәбәпле, җыелган ашлык узган елга караганда күпкә азрак.

Корылык аркасында узган елгы уңышның 35% ын гына җыеп булачак, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев. Мондый нәтиҗә, ди ул, хуҗалыклар кесәсенә сугачак, әмма алар киләсе сезонда отарга өметләнә.

"Хәзер хуҗалыклар уҗым культураларын күбрәк чәчәргә уйладылар. Көзге арыш, бодайның зур уңыш бирүен без яхшы аңлыйбыз һәм беләбез", - диде районның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев.

Бүген Әлмәт районында урып-җыю эшләре 60% тан артык төгәлләнгән. Премияне дүрт комбайнчы алды. Хәзерге вакытта иң яхшы нәтиҗә – 785 тонна.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса