Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасының шәхси аучылык хуҗалыкларында кабаннарны йорт дуңгызлары белән кушылдыра башлаганнар

Экспериментлар дуңгызларның африка чумасы таралу куркынычын арттыра, дип саный аучылык оешмасы җитәкчесе.

Татарстанның кайбер шәхси аучылык хуҗалыкларында дуңгызларның баш санын арттыру өчен кабаннарны өй дуңгызлары белән кушылдыра башлаганнар. Мондый экспериментлар республикада африка дуңгызлар чумасы таралу куркынычын арттыра, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында «Татохотрыболовство» рәисе Илһам Садыйков.

«Шәхси аучылык хуҗалыкларына поши яки кыр кәҗәләре үрчетү белән шөгыльләнү файдалы түгел. Бу бик авыр, мәшәкатьле һәм озак. Кабаннарны үрчетү күпкә отышлырак. Терлекләрнең баш санын арттыру өчен алар хәтта кыргый кабан дуңгызларын гадәти  дуңгызлар белән дә кушылдыралар. Ак йорт дуңгызын кабанга әйләндерү процессы шактый тиз, бары тик бер-ике буын гына кирәк. Аучылар өчен бу хәтта яхшырак та, чөнки мондый гибридларның ите тәмлерәк. Әмма бу африка дуңгыз чумасы таралу ягыннан бу куркыныч тудыра», - диде Садыйков.

Яңа ел алдыннан Татарстанның Алабуга һәм Зәй районнарында африка дуңгызлар чумасы таралу очраклары ачыкланды.  Алабуга районында «Түбән Кама» милли паркы территориясендә африка дуңгыз чумасы вирусы белән зарарланган берничә үле кабан дуңгызы табылды.

 

Фото: pixabay.com/ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса