Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Узган ел Татарстанга 1058 яңа комбайн һәм тракторлар кайтарылган

Татарстан лизингка авыл хуҗалыгы машиналары паркын яңарту буенча лидерлар рәтендә.

Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан ташламалы лизинг буенча бик күп техника сатып алынган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


«Бер ел эчендә зур үсеш күзетелде. 2019 елда Татарстан инвестицион чыгымнар күләме һәм сатып алынган техника саны буенча Росагролизингның төбәк рейтингында унынчы урынны гына биләгән. Иң күп техниканы (911) кече һәм урта авыл хуҗалыгы берләшмәләр сатып алган», — диделәр министрлыкта.

Узган ел республиканың агросәнәгать комплексына Росагролизингның инфестицион чыгымнары 4,1 млрд сум тәшкил иткән. Татарстанга 1058 яңа авыл хуҗалыгы машинасы (116 комбайн һәм 197 трактор) кайтарылган.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, быел республика лизинг буенча авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту күләмен арттырырга планлаштыра. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса