Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан фермерлары өчен агроиминиятләштерү 0 сум торачак

Хәзер уҗымнарны чәчүнең актив чоры бара һәм киләчәктә уңыш турында уйланырга вакыт бар.

Агроиминиятләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, начар һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек булып тора. Бу хакта бүген ВКС буенча киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Гәбдрәхмәнов хәбәр итте.

Агроиминиятләштерү ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хуплана һәм субсидияләнә. Әйтик,1 га иминият полисының уртача бәясе 800 сум булса, аграрчылар 50% – 400 сум гына түли (иминият компаниясе 400 сум күләмендә субсидия ала), ә бәйсез ярдәм кысаларында (хуҗалык итүнең кече формаларына) өстәмә рәвештә 594 сум субсидия бирелә.

Агымдагы елда уңышны иминиятләштерү килешүләрен финанслау түбәндәгечә башкарыла:

1.Исәпләнгән иминият премиясеннән 50% түләттерү (иминият шартнамәсен төзегәндә);

2. Кече хуҗалык рәвешләрендәге иминиятләштерелгән мәйданнарга чыгымнарны га 594 сум/га ставкасы буенча 1,2 артык коэффициентын кулланып бәйсез ярдәм аша гектарлы финанслау (кече формалар критерийлары: 1. эш урыннары<100; 2. табыш<800 млн. сум).

Чәчүлекләрне иминиятләштерү авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз эшчәнлегендә куркынычларны киметергә мөмкинлек бирә. Рискларны 27 табигый күренештән иминиятләштерергә мөмкин.

Иминият очраклары килешүләрдә языла: корылык, туңдыру, дымлану, юу, ком бураннары һ.б. Табигый күренешләр метеорологлар тарафыннан, ә уңышның һәлак булу фактлары - махсус комиссияләр тарафыннан раслана.

Агроиминиятләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында колл-үзәгендә 8-800-444-16-70 телефоны буенча киңәшләшергә мөмкин.

Мәгълүмат өчен:

Татарстанда агроиминиятләштерүне гамәлгә ашыручы иминият компанияләре:

- "РСХБ-Страхование" СК АҖ Санкова О.П. тел.: 8 960 055 60 55

- "Согласие СК " ҖЧҖ Хаметзакиров Р.М. тел.: 8 917 235 30 21

- «ВСК» ААҖ Ибраһимова Р. И. тел.: 8 919 698 10 11

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса