Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә «Звезды из Завтра» гала-концерты узачак

8-18 сентябрьдә ТРның биш шәһәрендә «Звезды из Завтра» программасының концерты туры эфирда узачак.

Бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Буада бөтен республикадан яшь музыкантлар чыгыш ясаячак.

Проект җитәкчесе һәм La Primavera Казан камера оркестрының баш дирижеры Рөстәм Абязов билгеләп үткәнчә, бу проект инде биш ел дәвамында Казанда зур уңыш белән уза.
2020 елда проект ТР Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән яшь музыкантлар өчен республика иҗади программасы статусын алды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Абязов инде кышын Татарстанның балалар музыка мәктәпләре һәм көллиятләрендә тәрбияләнүчеләрне шәхсән үзе тыңлады, алар La Primavera оркестры белән бер сәхнәдә солистлар сыйфатында чыгыш ясарга тиеш иде. Әмма гала-концертлар пандемия аркасында чикләүләр белән бәйле рәвештә күчерелде.

Татарстан шәһәрләрендә концертлар тамашачыларсыз узачак. Аны онлайн рәвештә La Primavera оркестрының YouTube-каналында күрсәтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса