Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

«Алтын алмалар турында әкият» паблик-арт программасы экскурсиягә чакыра

«Алтын алмалар турында әкият» паблик-арт программасы Әлмәт буенча офлайн-экскурсияләрен башлап җибәрә.

Июнь дәвамында  катнашучылар программа велогидлары белән төрле маршрутлар буенча сәяхәт кылачак.
Бу айга түбәндәге экскурсияләр планлаштырылган:

  • 7 июньдә Дина Нургалиева һәм 28 июньдә Альбина Нургалиева узган җәйдә 1 нче бистәдә барлыкка килгән муралларны ясау өстендә эш ничек алып барылуы, Италия, Валенсия һәм Уругвайдан килгән рәссамнарның нинди легендалар сурәтләве турында сөйләячәкләр.
  • 14 июньдә Лилия Симонова «Җиләк-җимеш» арт-командасының «Шәһәр орнаментлары»  лабораториясе кысаларында шәһәр халкы ясаган стрит-арт эшләрен күрсәтәчәк.
  • 21 июньдә Светлана Зәйнуллина  шарлавыклы буалар районында урнашкан   «Нокта» һәм «Кояшлы факел» лазер медиа-инсталляциясе буенча маршрутны сайлаган. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, экскурсияләрдә катнашучыларның куркынычсызлыгы өчен аларга бушлай медицина битлекләре биреләчәк. Бер экскурсиядә бары тик 4 кеше генә катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса