Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә "Karakuz Almet Fest" этнофестивале узачак

Чара 8 июльдән 11 июльгә кадәр шәһәрнең ун мәйданчыгында узачак.

Фестивальне «Татнефть» хәйрия фонды оештыра, шуңа күрә чара бушлай.

Шәһәр халкы һәм кунаклары  ️ Мот, Нурминский, Валерий Сюткин, Олег Митяев, ️ Аигел Төркеме, ️«Симфоник кино» оркестрының чыгышларын карый алачак.  Александр Городницкий. Бард. Автор җырлары башкара. Андрей Кислицин. Дю Солей циркы артисты һәм башкалар чыгыш ясаячак. 


Фестиваль кысаларында мастер-класслар, фәнни экспозицияләр һәм лекцияләр, урам музыкантлары чыгышлары, заманча хореография фестивале, һәр көн яшел фитнес, барда фестивале, уеннар, мастер-класслар беән гаилә фестивале, татар музыкасы фестивале, шигъри слэм, "Урам тайм" ярминкәсе, джаз фестивале, "Европа һәм Азия арасында" күргәзмәсе, "Һөнәр йолдызлыгы" күргәзмәсе, "Арт - квиз",  интеллектуаль тематик викторина һәм башка чаралар узачак. 

 

P. S. Karakuz Almet Fest фестивале нигезендә ярминкәләр һәм урам чыгышларының күп гасырлык традицияләре ята. Ярминкәләрдә һәм шәһәр күңел ачуларында элек-электән сәүдә алып барылып кына калмыйча, төрле халыклар арасында мәдәни аралашу да булган.

Фестивальне оештыручылар ярминкәләр һәм зур күңел ачулар үткәрү традициясен, кешеләрне берләштерү ысуллары буларак, дәвам итәргә телиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса