Гашыйклар көнендә Иркә кемгә мәхәббәт хатлары язган?
14 февраль - гашыйклар көне.
Бу көнне һәркем үзенең үсмер вакытына, яшьлегенә кайтып, хатирәләргә бирелә. Җырчы Иркә дә шул турыда язган.
"Гашыйклар көне икән бит. Үсмер чакта бу бәйрәмне көтеп ала идем..Имеш йөрәк формасын төсле кәгазьдэн кисеп алабыз да, шунда мәхәббәт аңлатып, ошаган егетнең исемен язып,бер классның почмагыннда торган тартмачыкка саласын...Ояла идем,тик язгалый идем мин дә...Берничә ел шулай язгалаганмындыр...Җавап кына килми иде миңа. Мин язган кешеләр башкаларга яза иде, әэ миңа юк…?Классташ кызларның унышар йөрәк жыела иде, миңа бердән артмады ул", - дигән җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа