Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Элвин Грейның тормыш иптәше операция ясаткан

Җырчы Элвин Грейның хатыны Инзилә Фәтхетдинова Мәскәүдә операция ясаткан.

Тышкы кыяфәтенә үзгәреш кертергә җыенуы турында ул инстаграмда  хәтсездән хәбәр иткән иде. 

Инзилә дә комплекслар белән яшәгән. Хыялын чынга ашырып, ринопластика ясаткан (борын формасын үзгәрткән). Инстаграмда ул үзенең әлеге гамәлен гаиләсе һәм якыннары хуплавын әйтә.

Инде аны хастаханәдән чыгарганннар, операция уңышлы узган, 4 сәгатьтән артык барган. "Әлегә борын белән сулый алмыйм, тиз сөйләшә, ашый, эчә дә алмыйм, бөтен битем шеште", ди ул үзе. 

Ә җырчы үзенең инстаграмына  "Мин һәрвакыт янәшәдә. Дуслар, сез дә курыкмый, хыялларыгызны чынга ашырыгыз", дип язып куйган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса