Җырчы үзенең инстаграмында ничек итеп иренә сөенечле яңалык хәбәр иткәнен язган.
Йөкле икәнемне икәнне Азатка ничек хәбәр иттем? ???
Популяр җырчы Алсу Фазлыева:
"Мин бу күңелле яңалыкны Азатка әйтмичә, сюрприз әзерләргә йөрим. Болай да уйлыйм, тегеләй дә... Шаккатырасы килә бит!
Ә үзем авырлы икәнемне шундук сиздем - организмда үзгәрешләр озак көттереп тормады. Азатка әйтми табибка бардым, ул УЗИ ясады һәм дарулар язып бирде. Өйгә кайттым, Азатның эштән кайтканын көтәм. "Кайтышлый аптекага кереп, шушы даруны ал әле", - дип йомыш йөкләдем аңа. Азат аптекага керә, ә анда... акылын югалта яза!!!
Дәвамын Азат үзе язган:
"Беркөнне эштән кайтканда Алсу шалтырата: "Матурым, аптекага кереп бер дару гына ал әле", - ди. Яра, кердем. Аптекарша апага нинди дару кирәк икәнен әйттем. Ул миннән: "На какой неделе беременности?" - дип сорый. "В смысле?" - мин әйтәм... Шок хәлендә калдым! Даруның бөтен булган вариантын алдым да, өйгә кайттым. Балалар янында сорамыйм дип, Алсуны ашсу бүлмәсенә алып кердем. "Бу даруны бит авырлылар гына эчә!" - дип әйттем. "Мин бит авырлы!" - ди Алсу шулчак.
А дальше нәрсә булганны уже хәтерләмим...
Мин - бәхетле!".
Йолдызлы гаиләгә язылучылары бәхет, шатлык һәм сәламәтлек теләгән.
Фото скриншот инстаграм