Әлмәттә 20 ноябрьдә 16 сәгатьләр тирәсендә юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
Тукай проспектындагы 43 нче йорт каршында "РЕНО САНДЕРО" руле артындагы 1979 елгы хатын-кыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, Тукай проспектыннан Шевченко урамы ягына таба барганда 16 яшьлек кызны бәрдерә. Кыз светофорсыз җәяүле кичүеннән юлны аркылы чыга торган була. Нәтиҗәдә аны медсанчастька озаталар. Амбулатор дәвалау билгеләнгән.