Үзен жәлләтеп акча урлап йөргән
Полиция хезмәткәрләре социаль мошенниклыкта шикле дип табылган кырыгалдарны тоткарлаганнар.
Полициянең Чаллы бүлегенә беренче гариза август аенда 74 яшьлек пенсионер ханымнан кергән булган. Урамда очраган бер ир-ат үзенең бик каты авыруын, дәвалану өчен күп акча кирәк булуын сөйләп акча сораган. Пенсионерның банк картасы барлыгын белгәч, ир-ат аның акча биреп торуын үтенгән. Пенсионер аңа ышанып барлык акчасын алган һәм ир-атка биргән. Шуннан соң кырыгалдар элемтәгә чыгудан туктаган. Зыян 194 мең сумлык булган. Һәм менә мондый алдаулар тагын да күзәтелгән. 74 яшьлек пенсионер 40 мең акча гына түгел, алтыннарын да биреп җибәргән. Өченче корбан да пенсионер апа. Ул авыру ир-атка ярдәм итәсе килеп 60 мең сум биргән. Зәйдә дә аннан зыян күрүчеләр булган. Ниһаять, 31 яшьлек мошенникны Казанда тотканнар. Гаебен ул тулысы белән таныган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia