Татар-информ

Түбән Камада кунакханә һәм сәүдә үзәкләрендә гадәттән тыш хәлләргә әзерлек аксый

Түбән Камада урнашкан хостел, кунакханә һәм сәүдә үзәкләрендә гадәттән тыш хәлләргә әзерлек тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, объектларның күпчелегендә гражданнар оборонасы таләпләре җитди бозылган.

Түбән Камада эре сәүдә мәйданнары һәм кунаклар кабул итү объектларында куркынычсызлык хәле тикшерелде. Район башлыгы Радмир Беляев мәгълүматларына караганда, белгечләр һәм халык депутатлары 15 сәүдә үзәге, 11 кунакханә һәм 11 хостелда булып кайткан.

Тикшерү барышында гражданнар оборонасы кагыйдәләрен үтәүгә игътибар ителгән. Ачыкланганча, объектларның абсолют күпчелегендә җитди кимчелекләр бар. Мәсәлән, куркыныч янаган очракта яшеренәсе урыннар билгеләнмәгән, персонал өчен эшләү алгоритмнары төзелмәгән. Моннан тыш, кешеләр өчен хәтерләтмәләрдә, инструктажларда һәм яшеренү урыннары күрсәтелгән QR-кодларда да кытлык кичерелә. 

Җитешсезлекләрне күрсәтеп, объект җитәкчеләренә аларны бетерү буенча тиешле киңәшләр бирелгән, дип хәбәр итә «Татар-информ».