Бу участок өчен урау юллар каралмаган.
Тукай районында 4 сентябрьдән Яр Чаллы — Зәй — Әлмәт трассасында ремонт аркасында бер полосаны ябачаклар. Бу хакта ТР транспорт министрлыгы хәбәр итә. Хәрәкәт һәр якка бер полоса буенча башкарылачак.
Эшләр 2027 елның 25 июленә кадәр дәвам итәчәк. Участокта вакытлы билгеләр һәм светофорлар урнаштырачаклар, шуңа күрә машина йөртүчеләргә мөмкин булган бөкеләргә әзерләнергә кирәк.
Машина йөртүчеләрдән маршрутларны алдан планлаштырырга, вакытлы билгеләр таләпләрен үтәргә һәм эшләр зонасында игътибарлы булырга сорыйлар.