Моңа әлеге дә баягы эчүчелек сәбәп була.
Чистайда яшәүче ханымның улы бик еш эчә торган була. Акчасы булмаганда өйдәге әйберләрне саткан. Ә беркөнне сервантта торган алтын алкаларны урлап кача. Полиция хезмәткәрләре аны тоткарлаганда ломбардка алкаларны тапшырып өлгергән була ул. 36 яшьлек ваемсыз улны кулга алалар. Алтын алкаларны ана кешегә кайтарып бирәләр.