Хәзер әлмәтлегә машина йөртү таныклыгын тапшырырга һәм дәүләткә зур штраф түләргә туры киләчәк.
Әлмәт кешесе аек булмаган хәлдә руль артына утырган өчен ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән һәм 45 мең сум штрафка тартылган. Инцидент июньдә үк булган, ЮХИДИ инспекторлары ир-атны шәһәр урамнарының берсендә туктаткан.
- Тикшерү барышында машина йөртүченең алкоголь тәэсирендә руль артына утыруы ачыкланган. Судта ир-ат үз гаебен таныган. Хәзер әлмәтлегә машина йөртү таныклыгын тапшырырга һәм дәүләткә зур штраф түләргә туры киләчәк.