Әлмәттә хастаханә шәһәрчеген төзекләндерү 96% тәмамланган
Җәмгыять

Әлмәттә хастаханә шәһәрчеген төзекләндерү 96% тәмамланган

Эшләр 8 мең квадрат метрдан артык мәйданда алып барыла.

Әлмәттә хастаханә шәһәрчеге территориясен төзекләндерәләр, объектның әзерлеге 96% ка җиткән. 

Монда брусчатка җәелгән, яктырту һәм видеокүзәтү монтажланган, шулай ук урналы яңа эскәмияләр урнаштырылган. Проект үзәк район хастаханәсе, балалар хастаханәсе һәм онкодиспансер филиалы территорияләрен берләштерә. Бердәм уңайлы киңлек барлыкка килде.

Проект Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Объект җәмәгать пространстволарын үстерү программасына кертелгән һәм республика бюджетыннан финанслана.