Яр Чаллыда ЧП.
Чаллы Яр микрорайонында шартлау булган. "Челнинские известия" хәбәр итүенчә, 1-я Береговая урамындагы участокта мичкә шартлаган. 69 яшьлек хуҗа чакыртып китергән эшче 200 литрлы мичкәне кискән. Сыешлык эчендә пыяла кисү өчен тәгаенләнгән сыекча газы пары сакланган булган. Ялкын кабынып китү нәтиҗәсендә шартлау килеп чыга. 31 яшьлек эшче башына күпсанлы яралар ала, йөзендәге сөякләр сына. Зыян күрүчене БСМПга алып китәләр. Әлеге ир-ат акча эшләргә Менделеевскидан килгән була.
Тикшерү бара.