Яңа елда әлмәтлеләр бер-берсенә нинди бүләк бирешкән?
Безнең бу сорауга төрлечә җаваплар алынды.
"Нинди бүләк инде ул? Яшь чакта да бирешмдек, хәзер дә. Исән-сау булып Яңа ел каршылау безнең өчен үзе бүләк. Хәзер генә яшьләр бүләк диеп йөгерешә", - диде 76 яшьлек Мәрьям Шәйхелмәрданова.
- Миңа хатын ел да носки бирә инде. Әллә узган елгысын кабатлап бирә, әллә яңаны ала, белгән юк. Мин нәрсә бүләк итемме? Акча карточкам анда, теләсә нәрсә ал дидем. Акча җитсә, әлбәттә, - диде үзен Камил дип таныштырган 55 яшьлек әлмәтле.
- Мин егетемә күн каеш бүләк иттем. Ә ул миңа бизәнү әйберләренә сертификат, - диде Алина.
Сораштыруда катнашучылар арасында шулай ук хушбуй, акча букчасы, конфет, шампунь, кырыну әйберләре, кулъяулык җыелмасы бүләк итүчеләр дә булды. Нәрсә генә булса да, һәрбер бергә булган мизгелләр шатлыклар гына китерсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia