Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Яңа ел өстәле ничә сумга төшәчәк?

Әлмәтлеләр хәзердән үк кирәкле ризыкларны һәм акчаларын барлый ала.

АиФ.ru журналистлары Россиянең төрле шәһәрләрендә яңа ел өстәленә кирәкле әйберләрнең бәясен санап чыгарган. Кайдадыр ул 3000 сумга кадәр җитсә, 2000 сумга да сыешып булган шәһәрләр дә бар.

Яңа ел өстәле гадәттәгечә мандаринсыз һәм шампан шәрабеннән башка була алмый. Татарстанда исә Казан бәяләрен белешкәннәр.

Менә ничегрәк килеп чыккан ул:

Минималь Яңа ел өстәле ( «Оливье» салаты керми):

Казан халкы өчен мондый набор узган ел 2019 сумга барып төшсә, быел ул күпкә арткан. Кызыл уылдыкка бәя төшкән, аның каравы казылыкка арткан. Тавык ите дә кесәгә суга башлаган.

2312 сум

1 банка кызыл уылдык (130 г) - 319 сум

1 палка колбаса - 370 сум

1 кг мандарин - 50 сум

1 шешә шампан шәрабе - 324 сум

500 г сыр - 170 сум


1 тавык - 309 сум
1 шешә коньяк - 470 сумнан башлап
1 кап конфет (200 г) -170 сумнан башлап
Сельдь балыгы (500 г) - 130 сум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса